Печән өсте – авыл тормышының иң җаваплы чоры — 29 июля 2026 г. в 05:53:10.524
Печән өсте – авыл тормышының иң җаваплы чоры Җәйнең иң кызу чоры. Авыл урамнарында иртәнге сәгатьләрдән үк техника тавышы яңгырый, юлларда печән төягән арбалар күренә, ә болыннарда эш бер мизгелгә дә туктамый. Бу көннәрдә авыл халкының бөтен уй-хыялы бер нәрсә тирәсендә – печән. Печән өстен күрмәгән кеше аның никадәр авыр хезмәт икәнен тулысынча аңлап та бетермәс. Болында эш тәмамлангач та мәшәкать бетми әле. Печәнне кайтарып, абзар башына кертү генә дә ни тора! Эссе көн. Түбә астында һава мичтәге кебек кызган. Аста сәнәк белән печәнне өскә ыргыталар, өстәгеләр анны кирәк урынга ташып, таптап, һәр буш урынны тутырырга тырыша. Кипкән үлән тузаны күзгә, биткә, тамакка тула. Тын алу авырлаша. Өстән тир ага, куллар хәлсезләнә. Әмма эш туктамый. Чөнки бүген өлгермәсәң, иртәгә яңгыр килүе бар. Авыл кешесе өчен печән өсте – тир белән килгән хезмәтнең иң ачык мисалы. ────────────── 1 комментарий ›

