Ярты центнердан артык авырлыктагы кабак үстергәннәр — 1 сентября 2026 г. в 09:37:36.021
Ярты центнердан артык авырлыктагы кабак үстергәннәр Бакчачылар арасында иң зур кабак үстерүчеләр конкурсы үткәрсәң, Рита һәм Ралим Сәлиховлар үстергән кабак, һичшиксез, алдынгылыкны яулар иде. Каргалы авылында яшәүче уңганнарның бакчасында үскән иң зур кабак 65 килограмм булган. Уллары Радим, туганнары Руслан белән көч-хәл белән күтәреп керткәннәр аны. Кабакларның барысы да зур булып үскән, кызык өчен иң зурысын үлчәп караганнар. — Ел саен күпләп кабак утыртабыз. Бер бакчада —бәрәңге, икенчесендә кабак үстерәбез. Кабакны еш утыртмаска кирәк, 2-3 тапкыр чүбеннән чистартабыз, йомшартабыз. Кыш буена кабак белән сыйланабыз, согын эшлибез. Күпләп мал-туар карыйбыз, аларга ашатабыз, —ди уңган хуҗабикә Рита Анатольевна. Кабакның файдасы ифрат зур. Кышкы озын кичләрдә үзең үстергән ввитаминнарга бай бу яшелчәдән пешерелгән пироглар белән гаиләң белән рәхәтләнеп чәй эчүгә ни җитә. ────────────── Комментировать ›

