Райондашыбыз “Хезмәт даны” медале белән билгеләнде — 8 сентября 2026 г. в 06:07:02.946
Райондашыбыз “Хезмәт даны” медале белән билгеләнде Флүр Шавалиевның хезмәт юлы Балтач районы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 44 еллык хезмәт стажының 31 елы газ хуҗалыгына багышланган. Шушы еллар эчендә ул районның дистәләгән авылын газлаштыруда катнашкан, меңләгән йортларга зәңгәр ягулык килүенә үз өлешен керткән, гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләр иминлеге өчен җаваплылык алган. Быел аның фидакарь хезмәте югары бәяләнде — Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров приказы нигезендә Флүр Фәнил улы “Хезмәт даны” медале белән бүләкләнде. Бүген Флүр Фәнил улы үзенең 60 яшьлек юбилеен да билгеләп үтә. Алты дистә ел гомер, 44 ел хезмәт юлы һәм газ тармагында 31 ел — бу үзе үк зур нәтиҗә. Әмма аның өчен иң мөһиме саннар түгел, ә эшләгән дәвердә кешеләргә файда китерә алуы. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-09-08/rayondashybyz-hezm-t-dany-medale-bel-n-bilgel-nde-4805786

