Дөнья хәлләре
Дөнья хәлләре Балачак хатирәләре безне үткәннәргә алып кайта. Кайчак тормыштагы кызыклы истәлекләр күңел түрендә саклана. Инде мәрхүм булган әткәемнең кызыклы хәлләре һич онытылмый. Берничә истәлекне яңартыйм әле... (Мәзәкләр) Булмаса тимәс иде... Балалар күп. Йортта күпләп мал-туар асрау гадәти хәл. Сыер, башмак, сарыкларны көтүгә озатабыз, кайткач барлыйбыз. Ә тавык йортта гына тибенә. Аларны озатып, каршы аласы юк. Үзләре кетәккә керә. Ә шулай да әнкәй кич тавыкларны япкач өйгә борчылып керде: "Бүген тагын бер тавык юк. Чамалап кем урлаганын да аңлыйм. Әзрәк син дә әйткәләр идең ичмаса. Оятларына көч килмәсме?"—дип ризасызлыгын белдерде. "Кемгә уйлаганыңны беләм. Ары -бире кызып китеп берне суксаң я үләр. Барныкын суя инде ул, үзенеке булмагач",—дип әнкәйне тынычландырырга тотынды. Ә үзе һич тәхатын-кызның ыгы-зыгысына кысылмас иде. Күрше-тирә белән бер дә сүзгә килеп яшәмәде... Кайта туган оясына Әткәй-әнкәй еракка кунакка китте. Йортка күз-колак булып без, бала-чага калдык. Дөнья көтүне безгә ышанып тапшырдылар. Иртән торуга бикле абзардан казыбыз югалган. Кышка калдырылган инә каз. Әнкәй кайткач бар тирә-якны җентекләп эләп чыкты. Төлке-фәлән тисә йоны булса да коелып калыр иде. дип бик шикләнде. Тик кулыннан тотмагач караклыкта беркемне дә гаепләп булмый. Кыш узды. Ямьле язда казлар йомырка салыр вакыт җитте. Кысык сарайлардан хуҗалар казларны йортка чыгардылар. Бер көнне барыбызны да аптыратып югалган казыбыз йортыбызга очып төшмәсенме? Туып-үскән йортында бәбкә чыгарырга ниятләгәндер, күрәсең. Шулай кемдер кыш буе инә казны тәрбияләп карап чыккан. Йортка чыгару белән каз үзе бар сорауларны да хәл итеп куйды. Гүзәл ФӘРИТОВА. Тулы варианты: https://baltachtan.ru/articles/m-d-niyat/2026-09-28/d-nya-h-ll-re-4828075 ────────────── Комментировать ›