“САГЫШЛАРЫМ БАРЫ ТИК САБЫЙЛАРЫМ ЯНЫНДА ОНЫТЫЛА”
“САГЫШЛАРЫМ БАРЫ ТИК САБЫЙЛАРЫМ ЯНЫНДА ОНЫТЫЛА” Эшемне яратып, сабыйларымны сагынып балалар бакчасына юлланам, ди район үзәгенең “Буратино” балалар бакчасы тәрбиячесе Дилара Фәтхетдинова. Зианчура районы Иделбәк авылы кызы Дилара Абдулла кызы бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Унҗиде яшеннән туган авылыннан чыгып киткән кыз бала өчен Балтач районы үзенең туып-үскән якларыннан да кадерлерәк бүген. Дилара Абдулла кызы күп балалы гаиләдә үсә. Биш баланың иң өлкәне ул. Шунлыктан кече туганннарын бәләкәй вакытларыннан ук күрчалап, хәстәрләп яши. Булачак һөнәренә дә бу сыйфатлар йогынты ясамый калмый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа педагогия училищесына, тәрбияче һөнәрен үзләштерү максатында укырга юллана. 1985нче елда кулына диплом алган яшь белгеч Уфа шәһәрендә урнашкан балалар бакчаларының берсендә хезмәт юлын башлый. Эшли башлаган елларында Балтач районы егете, булачак тормыш иптәше Фәнилне очрата. Ул вакытта егетнең урман хуҗалыгы техникумында белем алган еллары. Яшьләр гаилә корып Свердловск тарафларында яши башлыйлар. Дилара Абдулла кызы авыр тормыш хәлләренә дучар балалар тәрбияләнүче мәктәп-интернатта хезмәт юлын дәвам итә. Ата–ана назыннан мәхрүм булган, өй җылысы күрмәгән балалар белән уртак тел таба, аларның күңелен юатырлык җылы сүзләр әйтеп, эчке дөньясына үтеп керә. Белем бирүдән дә бигрәк көндәлек тормышта кирәк һөнәрләргә төшендерә, хезмәт тәрбиясе бирә. Чит тарафларда бераз яшәгәннән соң алар Иске Балтач авылына кайтып төпләнәләр. Биредә яңа йорт салалар. 2005нче елдан алып Дилара Абдулла кызы “Буратино” балалар бакчасына эшкә урнаша. Тәүдә физик тәрбия буенча инструктор була, соңрак башкорт теле укыта. Аның кулы астында нәниләр зур теләк белән башкорт телен үзләштерәләр. — Балалар башкорт телен яратып өйрәнәләр иде. Башкорт теленә генә хас булган хәрефләрдән алып, төрле уеннары табышмаклары, әкиятләре турында мәгълүмат алар өчен кызыклы булсын өчен тырыштым. “Кыю әтәч” әкиятен сәхнәләштергәнгән идек, сабыйлар да, өлкәннәр дә ихлас кабул итте, — ди тәрбияче. ────────────── Комментировать ›