Милиция, ашыгыч ярдәм килгәндә иргә ярдәм кирәкми шул инде...
Милиция, ашыгыч ярдәм килгәндә иргә ярдәм кирәкми шул инде... Ирнең муеныннан кызыл тасма булып сузылган кан өйнең идәне буйлап аккан, түрдәге түшәм биеклегендә үскән пальма төбендә күзләрен шар ачып, авызын яулык очы белән каплаган хуҗабикә каршы ала аларны. Ашыгыч ярдәм фельдшеры вәхшиләрчә үтерелгән хуҗаның хатынына беренче ярдәмне күрсәтеп укол ясады, тынычландырды да үзләреннән башка ярдәм кирәкмәгәнен аңлагач, машина кузгалды. Өй эчендә милиция, прокуратура тикшерүчесе калды. Капка алдына халык җыелды. Иртәнге сәгать белән авыл өстендә кылынган гайре табигый хәл иде бу. Таң белән сыерын саварга абзарга чыккан хатын бер шик сизмәгән. Хәтта ихатадагы бозау зурлыгындагы овчарка да өрмәгән. “Байкал” кушаматлы эт ничә еллар буе хуҗасына тугры хезмәт итте. Ә бүген... шундый көндә өнен дә чыгармаган. Шунда бит, оясында ята! Хатын эт оясына якынаеп, кушаматы белән дәшеп карады. Аңа погонлылар иярде. Ихатада колбаса тышлары аунап ята. Хатын этне чакырып дәшеп карады: —“Байкал”! “Байкал”? Эт өнен дә чыгармады. Хатын эшне аңлады да, кычкырып елый башлады: —Этне дә үтергәннәр! Агулы колбаса ыргытканнар! Хатын белән озак сөйләштеләр. Сорау алдылар. —Иптәшегезнең дошманнары бар идеме? Аны кайчан соңгы тапкыр күрдегез? Нәрсә турында сөйләштегез? Нәрсә әйтә алсын хатын? Колхоз рәисе булып эшләгән иренең юлында очраган кешеләр арасында төрлесе булгандыр. Билалның бер кешегә дә зарланганын хәтерләми Зөлфирә. Ул кушканча эшләмәгән өчен бер елны зоотехник булып эшкә килгән яшь ирне гаепсездән гаеп тагып утырттырды утырттыруын. Әмма ул әле төрмәдә. Авылда түгел. Соңгы тапкыр ирен иртән күрде хатын. Янәшә ятып арка терәп йокладылар. Иртән торгач Зөлфирә сыер саварга чыгып китте, Билал юынып кырына башлады. Зур якның тәрәзә өлгесе ачык иде. Хатынның керүенә шундый хәл... Авыл кешеләре, күршеләре — берсе дә калмады, барысы да сорау алу үтте. Төен генә чишелергә теләмәде. Авылда төнлә дә, таң атканда да бер төрле дә ят машина, ят кеше күренмәгән. Милициягә җинаятьчеләрнең эзенә төшүдә ярдәм күрсәткән “Мухтар” да тәрәзә төбенә кадәр йөгереп килде дә, борылып чиный-чиный әйләнеп, кинолог Идрисов янына килеп туктады. Башын әле уң, әле сул якка борып Идрисовка карап “Булмый...” — дигән кебек гаепле сыман өн чыгарып туктап калды. — Җинаятьче эзен оста яшергән. Мухтар” да эзгә төшә алмый. Бутала... *** Бу хәлне безгә үсмер чакта яшь чагында нәрсә өчендер утырып кайткан бабай сөйләгән иде. Бергә срокларын үтәгән зоотехник колония начальнигы белән килешеп төн эчендә кайтып Билалдан үч алып киткән. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-09-25/militsiya-ashygych-yard-m-kilg-nd-irg-yard-m-kir-kmi-shul-inde-4826803 ────────────── Комментировать ›