Башкортстан синоптиклары ял көннәренә һава торышына фаразлар турында сөйләгән.
Башкортстан синоптиклары ял көннәренә һава торышына фаразлар турында сөйләгән. Алдагы өч көндә республика территориясендә җылы, явым-төшемсез һава торышы сакланачак, дип хәбәр иткән республика синоптиклары. Бүген, 25 сентябрьдә төбәктә сизелерлек явым-төшем юк. Көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Һава температурасы көндез +19, +24°, көнчыгышта +14°ка кадәр җитә. Шимбә көнне, 26 сентябрьдә, явым-төшемсез. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә +2, +7°, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0, -3°, көндез +17, +22°. Якшәмбе, 27 сентябрьдә, явым-төшемсез. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы төнлә +2, +7°, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0, -3°, көндез +17, +22°. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-09-25/bashkortstan-sinoptiklary-yal-k-nn-ren-ava-toryshyna-farazlar-turynda-s-yl-g-n-4826197 ────────────── Комментировать ›