Яңа Балтачта мәчет ремонтланды.
Яңа Балтачта мәчет ремонтланды. Яңа Балтач авылы халкы мәчет өен ремонтлау эшен җәелдерде. Авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар ярдәме белән бик күп материаллар алынды. Заһидә апа һәм Мәүлитьян абый Ахтариевлар кирәк әйберләрне үз техникалары белән алып кайттылар. Авылның бер төркем уңганнары мәчетнең мичен сүтеп, идән, түшәм, стеналарын эшләп, бүлмәләр бүлеп куйдылар. Электрүткәргечләр эше дә тәмам. —Тормыш дәвам итә, яңа мәшакатьләр дә чыгып тора. Авылдашлар, читтә яшәүче авылдашлар гел шулай бердәм, тату, ярдәмчел булып яшәргә насыйп булсын, — дип авыл старостасы Лида Суфиярова рәхмәтләрен җиткерә. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-09-22/ya-a-baltachta-m-chet-remontlandy-4823005 ────────────── Комментировать ›