Шөкер итү нигьмәте, намаз кыйммәтләре
Шөкер итү нигьмәте, намаз кыйммәтләре Тормышыбызда кайвакытта җитмәүчелекләргә игътибар биреп булганнарына шөкер итәргә онытабыз. Коръән аятендә: “Менә Раббыгыз: “Әгәр шөкер кылсагыз, Мин сезгә арттырырмын, әгәр кадерен белмәсәгез, хакыйкатьтә, Минем газабым көчле!” – дип җиткерде” (Коръән “Ибраһим” сүрәсе, 7 аять). Хәзерге заман белгечләре дә игътибарың кайда булса шул ягың арта диләр. Ислам дине шөкер итүне намаз уку белән дә боера. Намазда укыла торган “Әл-Фатиха” сүрәсенең аятьләрендә Аллаһыны мактау, данлау һәм дога: “Рәхимле шәфкатьле Аллаһы исеме белән башлыйм эшемне. Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһыга тиешле. Аллаһы бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, рәхимле. Аллаһы ахирәт көненең патшасы. Ий тәрбиячебез Аллаһы! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән генә ярдәм сорыйбыз. Ий тәрбиячебез Аллаһы! Безләрне туры юлга күндер! (Туры юл – Коръән һәм сөннәт юлы). Ул юлны Син әүвәлгеләргә нигьмәт итеп бирдең, безләрне Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер!” Намаз укуны Аллаһы әмер иткәнен күп аятьләрдә табабыз. Намаз шөкер йөзеннән, әмер ителгән. Аллаһының ачуыннан, җәһәннәмгә эләгүдән куркып һәм Аның мәрхәмәтенә, җәннәтенә өметләнеп укыла. Намазның билгеләнгән вакытлары һәм тәртибе бар. Ин кыска рәвештә аны укырга өйрәнер өчен берничә сүрә һәм догалар өйрәнү җитә. Иң мөһиме укый башларга кирәк. Аннан тулырак мәглүматлар белән намазыңны җиренә җиткереп укырга тырышасың. Дәвамы бар. Лира ГАФИУЛЛИНА. https://baltachtan.ru/articles/din/2026-10-01/sh-ker-it-nigm-te-namaz-kyymm-tl-re-4831977 ────────────── Комментировать ›