Ләйсән Галләмшина Иске Балтач авылында “Белоснежка” балалар бакчасы ачылганнан алып, би...
Ләйсән Галләмшина Иске Балтач авылында “Белоснежка” балалар бакчасы ачылганнан алып, биредә 14 ел тәрбияче булып эшли. Көндәшле авылында туып– үскән Ләйсән Гимнас кызы туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нефтекама педагогия училищесында укырга юллана. Башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштерә, 7 ел Тучыбай урта мәктәбендә балалар укыта. Шул елларда читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Кияүгә чыккач, гаилә район үзәгендә яши башлый. Бер-бер артлы балалар туа. 2012 елда яңа балалар бакчасы төзелеп сафка басу белән ул биредә физик тәрбия буенча инструктор буларак хезмәт юлын дәвам итә. Шул елларда Акмулла исемендәге дәүләт педагогия университетында тәрбияче һөнәре буенча квалификациясен күтәрә. Бер елдан соң ул тәрбияче буларак көч сала башлый. Ләйсән Гимнас кызы тәрбияче эшен үтә дә җаваплы хезмәт дип саный. Бу хакта тулырак:https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-10-03/balalar-bakchasy-achylgannan-alyp-eshli-4834482 ────────────── Комментировать ›