Иске Уразай мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты...
Иске Уразай мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Шакирова 37 ел дәвамында мәгариф системасында көч сала. Шушы еллар эчендә ул гади укытучыдан алып укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, мәктәп директорына кадәр үрләтелә.Таләпчән, пунктуаль, пөхтәлек яратучы, эшен ахырына кадәр төгәл үтәүче, укучылар һәм ата–аналар белән уртак тел тапкан мөгаллимә ул. Бер акыл иясе: “Берничә айдан уңыш алыйм дисәң— иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң— агач утырт, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң— балалар укыт,”— дигән. Укытучылар һәр кешенең тормышында зур урын алып тора. Белем дөньясына юл ачкан, белем орлыклары салган укытучылар еллар үтсә дә онытылмый. Иске Уразай мәктәбе укытучысы Эльмира Шакирова сабыр гына балаларны белем иленә әйдәгән, үз эшен намус белән башкарган райондашларыбызның берсе. Бу хакта тулырак: https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-10-03/balalar-bakchasy-achylgannan-alyp-eshli-4834482 ────────────── Комментировать ›