Балтачлыларга лаеклы бүләкләр тапшырылды.
Балтачлыларга лаеклы бүләкләр тапшырылды. Республика көнен билгеләгән тантана барышында бүгенге көндә сафта булган һәм ил сагында торган хәрбиләргә тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырылды. Россия Федерациясе Президентының 2026 елның 27 июнендәге Указы нигезендә, Сәйтәк авылыннан махсус хәрби операция ветераны, рядовой Алмаз Надип улы Рәхмәтуллин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Шулай ук МХО шартларында активлык күрсәткәне һәм гуманитар ярдәм оештырганы өчен, Югары Яңактай авыл биләмәсе башлыгы, Әфган сугышы ветераны Рәшит Мәгруф улы Мусин Россия Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге 2 нче мотоукчылар батальоны командованиесенең Рәхмәт хаты белән билгеләнде. Бүләкләрне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тапшырды. Якташларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек-саулык һәм яңа уңышлар телибез! https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-10-15/baltachlylarga-laekly-b-l-kl-r-tapshyryldy-4844969 ────────────── Комментировать ›