Районның киләчәге – яшьләр кулында
Районның киләчәге – яшьләр кулында Бүген район Хакимиятендә “ГосСтарт.Диалог” проекты кысаларында Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары белән очрашу узды. Яшьләр район җитәкчеләре белән ачыктан-ачык аралашу, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлегенә ия булды. “ГосСтарт.Диалог” – яшьләрне дәүләт һәм муниципаль хезмәт белән таныштыруга, аларның һөнәри юнәлеш сайлавына булышлык итүгә юнәлтелгән проект. Аның төп максаты – яшь буынга дәүләт органнары эшчәнлеге турында күбрәк мәгълүмат бирү, җитәкчеләр белән турыдан-туры аралашу өчен мөмкинлекләр тудыру. Колледж студентлары белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район Хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Вадим Галиәкбәров, балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча баш белгеч Гүзәлия Солтанова очрашты. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-10-29/rayonny-kil-ch-ge-yashl-r-kulynda-4859089 ────────────── Комментировать ›