Перейти к содержимому
Максиметер

Алмалы аджика🔥🔥🔥🔥Аджика ясау өчен: 2 кг помидор, 1 кг болгар борычы, 500 гр әчерәк ...

Алмалы аджика🔥🔥🔥🔥Аджика ясау өчен: 2 кг помидор, 1 кг болгар борычы, 500 гр әчерәк алма, 200 гр сарымсак, 500 гр кишер, 100 гр әче борыч, 1 стакан үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак. Яшелчәләрне чистартырга (кишернең һәм алманың кабыгын әрчегез).  Барысын бергә иттарткычтан чыгарырга (блендерда изсәгез дә була). Тоз, кара борыч, үсемлек мае кушып, 2,5 сәгать пешерергә. Катнашманы бутап алырга да онытмагыз.  Әзер аджиканы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач каплагыз һәм суыткычта саклагыз.  Әлеге ризыклардан 0,5 литрлы 6 банка аджика чыгачак.

432 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

2 644 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.