Хөрмәтле райондашлар!
Хөрмәтле райондашлар! Чүп үләннәрен һәм агач ботакларын контейнер мәйданчыкларында җыю тыела! Бакчада яшелчә-җимешләрне җыю сезоны бара, район халкы контейнер мәйданчыкларына үсемлек чүпләрен салуны дәвам итә. Хокук бозучыларга 500дән 3000 сумга кадәр штраф яный. БУ ОЧРАКТА НИШЛӘРГӘ? Үсемлек чүпләрен полигонга бушлай чыгарырга мөмкин. Иң мөһиме - ике гади шартны үтәү: 1. Үсемлекләр капчыксыз булырга тиеш. 2.Аны төзелеш һәм башка төрле калдыклар белән бутарга ярамый. ЯШӘГӘН ҖИРЕБЕЗДӘ ТӘРТИП САКЛЫЙК!