ӘБИЛӘР ЧУАГЫ БЕТТЕМЕ? ❓ ...
ӘБИЛӘР ЧУАГЫ БЕТТЕМЕ? ❓ Башгидромет мәгълүматлары буенча, 28 сентябрьдә республика территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым - төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 4-9 м/с. Һава температурасы төнлә +4,+9°, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0,-3°, көндез +17,+22°. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында томан, күрү мөмкинлеге 500 м һәм аннан да кимрәк. Уфада алмашынучан болытлы һава торышы. Явым - төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 4-9 м/с. һава температурасы төнлә +4,+6°, шәһәр үзәгендә +9°, көндез +20,+22°.