Гәзит-журналлар белән дуслыкны дәвам итеп ...
Гәзит-журналлар белән дуслыкны дәвам итеп Русия Почтасы төбәктә 2027 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясе башлану турында игълан итте. Гәзит-журналларга республиканың барлык почта бүлекчәләрендә, сайта, Русия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта касса терминалы белән эшләүче хат ташучы почтальоннарда язылырга була. Вакытлы матбугатка онлайн аша язылучылар кирәкле басманы исеме яки язылу индексы, тема, алфавит буенча сайлый ала, язылу өчен берничә минут кына таләп ителә. Башкортстанда яшәүчеләр гәзит-журналларны шулай ук мәктәп интернатларда һәм балалар йортларында тәрбияләнүче балалар, ветераннар, өлкән яшьтәге кешеләр, картлар йортында яшәүчеләр өчен дә яздыра ала. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яки «Изгелек агачы» акциясе битләрендә төбәкне һәм үзегез яздырырга теләгән социаль учреждениене сайлап алырга гына кирәк була.