Сыйрышбашлылыр бердәмлек һәм тотрыклылык яклы
Сыйрышбашлылыр бердәмлек һәм тотрыклылык яклы 💫💥Сыйрышбаш мәдәният йортында 3300нче санлы участок сайлау комиссиясен Айгөл Җиһанур кызы Зәкәриева җитәкли. ✅Аның урынбасары Әлфия Тимершәех кызы Сабирова, сәркатибе Лира Эбелкарам кызы Сәлахова, әгъзалары Рәсилә Гайнислам кызы Ямалетдинова, Ильмира Рифгать кызы Курамшина, Рәсимә Мәснәви кызы Хәсәнова гражданлык бурычларын үтәргә килүче авылдашларын итәгатьле кабул итеп, һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр. ✅Беренче көнне үк авылның ике яшь егете – Альмир Марат улы Тимербулатов белән Илдар Рамил улы Хуҗин тәү тапкыр сайлауда үз тавышларын биреп, махсус бүлекләргә ия булдылар. Әйткәндәй, Альмир сайлау участогына иң беренче килүче дә булган. ✅Һәрвакыттагыча, мәгариф хезмәткәрләре иң активлар исәбендә кала. Өч коллега – тәҗрибәле укытучылар Гүзәлия Тәлгать кызы Шәйбәкова, Эльза Рамил кызы Зәкәриева һәм Әлфия Тимершәех кызы Сабирова гражданлык бурычларын тәүгеләр исәбендә күмәкләп үтәде. 💫💥 #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #БашВыбор2026