Илебезнең киләчәге өчен җаваплылык үрнәге
Илебезнең киләчәге өчен җаваплылык үрнәге РАЙОНЫБЫЗНЫҢ 3304НЧЕ САЙЛАУ УЧАСТОГЫНА СВОДА БАТЫРЛАРЧА ҺӘЛАК БУЛГАН ЯУГИРНЕҢ ӘТИ-ӘНИСЕ АЗАТ ҺӘМ РЕЗЕДА ХИСМӘТУЛЛИНАЛАР ТАВЫШ БИРҮГӘ КИЛДЕ. Бүген гаилә башлыгының туган көне, һәм комиссия әгъзалары моны игътибарсыз калдыра алмадылар: аларга тирән ихтирам белдереп, аны котладылар. Шулай ук СВО ветераны Әлфир Зөлфир улы Гобәйдуллин да үз тавышын бирде. Аның тавыш бирүдә катнашуы – чын патриотизм һәм илебезнең киләчәге өчен җаваплылык үрнәге. Килергә һәм сайларга вакыт тапкан һәркемгә рәхмәт! #БашВыбор2026 #Чекмагушевскийрайон