Укучыларның иң якын кешесе...
Укучыларның иң якын кешесе... Районыбызның белем учакларында үз эшенә мөкиббән, һөнәренең остасы булып танылган укытучылар эшли. Мәктәп ишеген ачып кергән балаларны алар мәрхәмәтле, хезмәт сөючән, туган ягын, кече Ватанын яратучы, киләчәкнең матур кешеләре итеп әзерлиләр. Ә моның өчен күпме көч, күпме сабырлык, тырышлык салынганын алар үзләре генә белә. Рәҗәп урта мәктәбендә нәкъ менә шундый тынгысыз, иҗади күңелле, укучыларның иң якын кешесенә әверелгән, ата-аналарның олы хөрмәтен казанган укытучылар коллективы тупланган. Мәктәп директоры Редик Хәкимов, иң беренчеләрдән булып Рәсимә Рәүф кызы Гарифуллинаны атады, балалар күңеленә якты нур чәчүче, җыр сүзләре белән әйтсәк, иң гүзәл, иң күркәм, иң сабыр укытучыга карата олы хөрмәт сүзләрен җиткерде. https://igenche.ru/news/novosti/2026-10-05/ukuchylarny-i-yakyn-keshese-4835762