УКЫТУЧЫГА ҺӘЙКӘЛ
УКЫТУЧЫГА ҺӘЙКӘЛ Куяр идем сиңа һәйкәл, Таштан түгел корычтан. Батыр солдат һәйкәледәй Булсын иде берочтан. Укытучы баскан сакка!': Ил язмышы — кулында. Якты маяк булып балкый Сабыйларның юлында. Бала укытудан өстен Бар микән берәр һөнәр? Бик дәрәҗәле затлар да Аны остазым, диләр. Укытучы балаларга Белем, тәрбия бирә. Ул укучы балаларны Үз баласыдай күрә. Интернет та белем бирә, Тик аның юк йөрәге. Белми бит ул сабыйларга Җан җылысы кирәген. Укытучылар көнендә Укытучыны мактыйм. Укытып йөргән чакларны Күңел түрендә саклыйм. Батырларга һәйкәлләр бар, Исемнәре уелган. Казанда укытучыга Матур һәйкәл куелган! Рәсимә Ильясова