Ак торналар булып, мәңгелеккә юл алдылар...
Ак торналар булып, мәңгелеккә юл алдылар... 22 октябрьдә Русиядә Ак торналар көне билгеләнде. Бу мәгърүр, матур кошлар хәтер, сагыш һәм яктылык символы буларак кабул ителә. Бу көндә төрле елларда Ватаныбыз азатлыгы өчен барган алышларда һәлак булган яугирләр искә алына һәм халыклар дуслыгына дан җырлана. Бу истәлекле датаның билгеләнә башлавы Дагестанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов һәм аның данлыклы “Журавли” (“Торналар”) шигыре белән бәйле. Кавказ якларында фани дөньядан мәңгелеккә күчкән кешеләрнең җаннары торналарга әверелә дигән ышану яши, шуңа бу көн – рухият, шигърият һәм Ватанны яклаучылар турындагы якты хәтер чагылышы да ул. Бераз соңрак, шушы шигырьгә Ян Френкель көй язганнан соң, ул Марк Бернес башкаруында тоташ ил күләмендә танылу ала һәм сугыш корбаннары турындагы мәңгелек хәтер гимнына әверелә, алар рухына кылынган дога кебек яңгырый... Канлы яу кырыннан кайтмый калган Солдатлар кайчак килә уема, Туфрак булмагандыр алар, ак торнага Әверелгәндер кебек тоела... Бу көнне илебез төбәкләрендә күп санлы хәтер чаралары оештырыла. 22 октябрьдә күңелләрдә калырлык шундый истәлекле чара районыбызның тарихи-туган якны өйрәнү музеенда да үтте. Аны музей һәм Балалар сәнгать мәктәбе коллективлары берлектә оештырып үткәрде. Чарага муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының райондагы социаль координаторы Резида Зәкәрия кызы Ильясова, махсус хәрби операциядә һәм моннан ике дистә ел элек Чечен Республикасында барган конфликтта хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташ яугирләрнең әти-әниләре, гомер юлдашлары, махсус хәрби операция ветераны Алексей Игоревич Марков, аның якыннары, Башкортстан аграр-технология колледжының райондагы филиалы студентлары чакырылды. Җиңү паркындагы Мәңгелек ут һәм ил бәйсезлеге өчен алышларда һәлак булган яугирләр хәтерен мәңгеләштереп куелган һәйкәлләргә чәчкә салганнан соң, чараның мәртәбәле кунаклары өчен музейдагы районыбызның хәрби данын тасвирлаган экспозициялар буенча экускурсия үткәрелде. Артабан чара махсус хәрби операциягә багышланган экспозиция өлешендә дәвуам итте. Аның барышында яугирләрнең якыннарының хәтирәләре Балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгышлары белән аралашып барды. Залда бу тормышта иң мөһим булган төшенчәләр: тарих, хәтер һәм үзара ярдәм турында сүз алып барылды. Илебез тарихында сынаулар әз булмаган, әмма бердәм халкыбыз һәрчак җиңүгә ирешерлек көч тапкан. Шуңа бу буыннар күчәкилешлеген яшьләргә – шушы чарада катнашкан укучыларга һәм студентларга тапшыру мөһим. Алар яҡташларыбызның каһарманлыгы турында белергә һәм илебез, кече Ватаныбыз белән горурланырга тиешләр. Мондый очрашулар бөтен буыннар вәкилләре күңелендә “Без – бер тарих һәм уртаҡ киләчәк белән бәйләнгән бердәм зур гаилә”, – дигән төшенчәне ныгыта.