Ярминкәләр – муллык билгесе
Ярминкәләр – муллык билгесе Бүгенге шимбә иртәсендә район үзәгендә көзге ярминкә гөрләде. Гадәттәгечә, анда сатучылар да, сатып алучылар да күп булды. Шушы көзге муллык чорында ярминкәләр аеруча күңелле булып, гөрләп үтүе һич гаҗәп түгел. Чөнки мондый чаралар – ул үз җирлегебездә үскән, җитештерелгән чын һәм тәмле, сыйфатлы ризыклар сатып алу өчен дә бик яхшы мөмкинлек. Шимбә иртәсендә район үзәгендә үткән ярминкәдә ризык-товарларның киң ассортименты тәкъдим ителде. Бу көнне монда бал һәм умартачылык продуктларының бик күп төрләрен, сөт ризыкларын, яшелчә-җимешләр, һәм чәчкәләр үсентеләрен җаның теләгәнен сайлап алырга була иде. Ярминкәгә килүче якташлар шушы мөмкинлектән бик теләп файдаланды. Товарларны үзебезнең райондашлар да, тирә-як районнардан килгән сатучылар да тәкъдим итте.