Перейти к содержимому
Максиметер

Авыл халкы турында хәстәрлек күреп

Авыл халкы турында хәстәрлек күреп Русиянең зур бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан районыбызның Яңа Бирде авылы халкы зур сөенеч кичерде. Биредә фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Аның бинасы байтак еллар буш торганнан соң авыл халкы үтенече буенча бирегә медицина хезмәте кире кайтарылды. Авыл халкының шатлыгын уртаклашып, яңартылган медицина пунктын ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Азат Рамил улы Бикмөхәммәтов, Уфа шәһәренең 21нче дәваханәсе баш табибының амбулатор-поликлиника эшчәнлеге буенча урынбасары Марат Әмир улы Шәрәфетдинов, урында эшчәнлек алып баручы җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте җитәкчесе Валерий Вадимович Соколов һәм Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев катнашты. Муниципаль район хакимияте башлыгы һәм дәваханә җитәкчелегенең, урындагы хуҗалык һәм авыл хакимияте башлыгының уртак көч-тырышлыгы, авыл халкының бердәм ярдәме белән яңартылган медицина учреждениесенә эшкә яшь белгеч – фельдшер Регина Фәрит кызы Бәдертдинова кайтты. Ул шушы авылда туып-үскән, медицина училищесын тәмамлаганнан соң Уфа шәһәренең 17нче дәваханәсендә хезмәт салып тәҗрибә туплаган һәм яңартылган медицина пункты ачылгач, авылдашларына ярдәм итәр өчен туган ягына кайткан. Биредә эшләү һәм халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар булдырылган. Бинага җылылык линиясе үткәрелгән, тәрәзәләр алыштырылган, күтәрмә-баскычы яңартылган. Медпункт таләп ителгән җиһазлар белән тәэмин ителгән. Күрелгән шундый зур хәстәрлек өчен барлык авыл халкы исеменнән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен хаклы ялдагы укытучы Фәрәһия Нигъмәтҗан кызы Закирова җиткерде. Медицина пунктын ачу бәйрәм-тантанасын дәртле җыр-моңнар белән Яңа Бирде авылы мәдәният йорты җитәкчесе, сценарий авторы Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова алып барды, үзешчән сәхнә осталары концерт номерлары белән чыгыш ясады. Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең алдагы санын укырга була.

181 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

2 657 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.