💥Ач сереңне, Зәңгәр күл💥 — 20 июня 2026 г. в 09:47:25.844
💥Ач сереңне, Зәңгәр күл💥 ⚡(тормышта булган хәлләргә таянып язылган повесть) ⚡(Дәвамы). ⚡Бу борынгы легенда-хикәятләрне Башкортстанның иң матур төбәгендәмәшһүр Урал таулары куенында урнашкан Кызылъяр дигән татар авылында туып үскән һәркем белә. Авылның йөзьяшәр әбисе Мөшәрәфә ниндидер үзе генә күргән җепкә энҗе-мәрҗәннәр тезгән кебек туктаусыз сөйли дә сөйли: -Эһем, эһеееем, ул борынгы вакытларда безнең авыл кырындагы күл дә очы-кырые күренмәгән диңгез булган, имеш. Күп кенә еллар элек кешеләрне саташтырып адаштыра торган март бураннарында авыл уртасындагы әрәмәлектә бер ялгызы яшәгән әби адашып туңып үлгән. Шушы мәрхүмә рухына багышлап аның исеме белән атап йөртелгән авыл уртасындагы Гөлзәйнәп әрәмәлегендәге нигез ташлары, бак дисәң, бик борынгыдан ук сакланып калган икән. Бер елны авылның мәктәп укучылары экскурсиягә чыккач, укытучы Зариф абыйлары белән берлектә туган якны өйрәнәбез дип казынып йөргәннәр иде. Тулырак укырга: https://mayakrbt.ru/articles/obshchestvo/2026-06-20/ach-sere-ne-z-g-r-k-l-4724760

