💐 Котлыйбыз! 💐 — 19 июня 2026 г. в 04:47:44.670
💐 Котлыйбыз! 💐 ⚡ Район үзәк дәваханәсенең элекке баш табибы Рәзидә Хәлил кызы Гатауллинага мактаулы исем бирелде! ⚡ Кичә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. ⚡ Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров табибларны, фельдшерларны һәм шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. ⚡ Тантана барышында дәүләт бүләкләре тапшырылды. 11 ел дәвамында Югары Яркәй үзәк район дәваханәсен җитәкләгән Рәзидә Гатауллина югары мактауга лаек булды. ⚡ Рәзидә Хәлил кызы күпьеллык намуслы хезмәте, профессиональлеге һәм үз эшенә тугрылыгы өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнде. ⚡ Хөрмәтле Рәзидә Хәлил кызы, Сезгә киләчәктә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телибез!

