💫 Барысы да Җиңү өчен! 💫 — 13 июля 2026 г. в 05:42:36.649
💫 Барысы да Җиңү өчен! 💫 ⭐ Безнең сугышчыларга махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы гуманитар йөк партиясе җибәрелде. ⭐ Үзебезнең даими ярдәмчеләребез һәм битараф булмаган эшкуарларыбыз — Наил Кашаповка, Марат Миргариповка һәм Рәсүл Ялаловка аерым рәхмәт әйтәсе килә. Алар егетләргә өч мотоцикл бирделәр. ⭐ Тагын ике мотоцикл, шулай ук 4 генератор, 2 бензопила, автомобиль радиостанциясе, автоном дизель җылыткыч һәм канцелярия кирәк-яраклары үзебезнең район халкы җыйган акчага сатып алынды. ⭐ Без барлык җибәрелгән техника, инструментлар һәм җиһазлар егетләрнең ышанычлы юлдашлары булыр, аларның авыр көнкүрешен җиңеләйтергә һәм хәрби бурычларны үтәүгә игътибарны тупларга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Бердәмлегегез һәм ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә! Җиңү безнең кулда булачак! 🙏 Чыганак: vk.com/wall519008201_3887

