Искә алу кичәсе үтте — 1 августа 2026 г. в 09:33:53.626
Искә алу кичәсе үтте Шәмәт авылы мәдәният йортында якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинны искә алу кичәсе узды. 1 августта аңа 78 яшь тулган булыр иде. Чарага туганнары, якын дуслары, көрәштәшләре һәм якташлары җыелды. Роберт Мөгаллим улы — 120дән артык китап авторы, шуларның 86сы — шигъри җыентыклар. Аның шигырьләренә 300дән артык җыр язылган. Шагыйрьнең иҗатын олылар да, яшьләр дә, балалар да яратып укыйлар. Илеш районы туган якны өйрәнү музеенда Роберт Миңнуллинга багышланган экспозиция эшли, Югары Яркәй урамнарының берсе аның исемен йөртә. Ә туган авылы Шәммәттә бүген интерактив музей һәм заманча китапханә уңышлы эшли. Роберт Миңнуллинның шигырьләре һәм җырлары якташларының йөрәкләрендә мәңге сакланачак!

