🌺 "Маяк Илеш" белән өегезгә туган як хәбәрләре килеп торсын!🌺
🌺 "Маяк Илеш" белән өегезгә туган як хәбәрләре килеп торсын!🌺 Бүген, 30 октябрь көнне, Исанбай авылы мәдәният йортында Русиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Бердәмлектә — безнең көч» фестивале кысаларында хәйрия концерты узды. 💥 Биредә Илеш мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре "Маяк Илеш" гәзитенә подписка оештырдылар. 💥 Авыл халкы район тормышын яктыртучы басмабызга бик теләп язылдылар. Аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!🙏 ‼️ Исегезгә төшерәбез: "Маяк Илеш" гәзитенә ярты елга язылу акция белән нибары 822 сум гына. 💥 Хөрмәтле райондашлар! 💥 Русия матбугатының алтын фондына кертелгән “Маяк Илеш” – район халкы өчен! 👍 💥 Иртәгә үзәк мәйданда көзге ярминкә уза. Анда да подписка оештырылачак. Язылырга җитешмәгән булсагыз килегез, көтеп калабыз! 🤗