⚡ Кыр батырлары сынатмый
⚡ Кыр батырлары сынатмый 💥 Урып-җыю эшләре чорында өлгерлек күрсәтүче һәм алдынгылар сафында барган җиңүчеләр билгеләнеп, аларга вымпел һәм акчалата премия тапшырылды. 💥 Кыр батырларын район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш ветеринария табибы Азамат Рахманов һәм хуҗалык җитәкчеләре тәбрикләде. 💥 “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятеннән Азат Зарипов, Рәмил Әхмәдуллин, “Мир” җәмгыятеннән Илнур Мостафин, М.Горький ис. кооперативтан Фәрҗәт Нурыев билгеләнде.