Перейти к содержимому
Максиметер

БПЛА операторларын укыталар һәм өйрәтәләр

БПЛА операторларын укыталар һәм өйрәтәләр Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге яңа батальонның полигоннарында инструкторлар җитәкчелегендә сугышчылар симуляторларда күнегүләр ясыйлар, беренче очышларга әзерләнәләр, зачёт тапшыралар. Әзерлек вакытында курсантлар очу симуляторларын кулланалар, эретеп ябыштыру эшләрен башкарырга, дроннар җыярга, йөк ташлау механизмнарының сервоприводлары белән эшләргә, «кошчыкларны» көйләргә өйрәнәләр. Шуннан соң алар зачёт тапшыралар һәм беренче дроннарны күккә очыралар. Аннары — имтихан. Анда сугышчылар теория буенча имтихан тапшыралар һәм дроннар белән идарә итә белүләрен практикада күрсәтәләр. Курсант программаны үзләштерә алмаган очраклар да була. Бу очракта укыту аның өчен шуның белән тәмамлана, ләкин ул батальонда кала һәм башка вазифада хезмәт итә. Муса Гәрәев исемендәге батальонга гаризалар Уфада Октябрь революциясе урамы, 3 адресы буенча кабул ителә. Кирәкле мәгълүматны 9дан 18 сәгатькә кадәр 8-908-358-00-00, 8-995948-65-41 телефоннары аша алырга була.

197 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 054 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.