💥 Алсуны мөселман ордены белән бүләкләделәр — 30 сентября 2026 г. в 06:16:38.993
💥 Алсуны мөселман ордены белән бүләкләделәр 💥 Тамырлары Башкортстаннан булган җырчы Алсуга II дәрәҗә Русия империясенең беренче мөфтие исемендәге Орден тапшырдылар. Бүләкләү тантанасы Дәүләт Кремль сараенда Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең 10 еллыгына багышланган «Иман көче - халыклар бердәмлегендә» тантаналы кичәсендә узды. 💥 Бүләк «Милли музыкаль мәдәниятне саклап калуга, үстерүгә, татар халкының һәм Русия халыкларының рухи, мәдәни мирасын популярлаштыруга, шулай ук милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга өлеш керткән өчен» формулировкасы белән озатыла. 💥 "Бу минем өчен зур дәрәҗә һәм бик кыйммәтле бүләк, - дип уртаклашты Алсу социаль челтәрләрдә үзенең язылучылары белән. - Мин һәрвакыт үз тамырларым турында горурланып сөйлим һәм музыканың милләтенә һәм диненә карамастан кешеләрне берләштерә алуына ышанам. Шундый зур тану һәм ышаныч өчен рәхмәт. Бер-беребезгә ышаныч, игелек һәм хөрмәт безне һәрвакыт берләштерсен". Чыганак: ИА “Башинформ”.