💥Бәйрәм ярминкәсе үтте💥
💥Бәйрәм ярминкәсе үтте💥 ⚡Үзәк мәйданда бәйрәм ярминкәсе гөрләп үтте. ⚡ Ярминкә халыкны үзенең төрлелеге белән сөендерде: биредә сөт продукциясе, сарымсак, суган, кәбестә, ит, бал, балык, хуш исле алмалар һәм башка бик күп тәм-томнар бар иде. ⚡ Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә үз товарларын тәкъдим иттеләр: салам, печән, ашлык бик отышлы бәяләрдән сатылды. ⚡ Үзәк мәйдан сәхнәсендә чын бәйрәм рухын тудыручы искиткеч концерт программасы оештырылды. Анда моңлы һәм дәртле җырлар яңгырады, килгән халыкка тагын да бәйрәм кәефе өстәде.