💐КОТЛЫЙБЫЗ!💐
💐КОТЛЫЙБЫЗ!💐 💥Район мәдәният сараенда Башкортстан Республикасы көненә багышланган күркәм бәйрәм кичәсендә иң лаеклыларга төрле дәрәҗәдәге һәм ведомстволардагы бүләкләр тапшырылды. 💥Чарада Илеш мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре намуслы хезмәтләре, мәгълүмат киңлеген үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен лаеклы бүләкләнделәр. ✅ Башкортстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының Мактау грамотасы белән: ♥ ️Гүзәлия Кәшбелгаян кызы ФӘТХУЛЛИНА - «Маяк Илеш» гәзитенең татар бүлеге мөдире. ♥️ Айгөл Тәлгать кызы БАТЫРГӘРӘЕВА - «Маяк Илеш» гәзитенең рус бүлеге тәрҗемәчесе. ♥ ️Айгөл Нәүфәл кызы ШӘБУТДИНОВА - «Маяк Илеш» гәзитенең рус бүлеге корректоры. ✅ «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты акционер җәмгыятенең Мактау грамотасы белән: ♥️Эльвира Мәсгут кызы ХӘСӘНОВА - «Маяк Илеш» гәзитенең рус бүлеге тәрҗемәчесе. ♥️ Роберт Жорис улы КӘБИРОВ - Илеш мәгълүмат үзәге водителе. 💥 Хөрмәтле коллегаларыбызны лаеклы бүләкләнүләре уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек телибез.