Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көне белән! — 31 августа 2026 г. в 04:55:58.392
Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көне белән! Баш ветеринария идарәсе һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмебез – Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көне белән ихлас котлауларны кабул итегез. Ветеринария хезмәте бүгенге көндә дәүләтнең биологик һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итә торган оешма булып тора. Безнең җаваплылык зонасы төрле бурычларны үз эченә ала: терлекчелек комплексларындагы эпизоотик вәзгыятьне контрольдә тору, азык-төлек продукциясен лаборатор мониторинглау, кешеләрдә һәм хайваннарда була торган уртак авырулардан саклау. Тармак үсешенә керткән өлешләре, яңа буын белгечләр әзерләүдә нигез булган тәҗрибәләре өчен тармак ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм. Гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм Татарстан Республикасының ветеринария-санитария иминлеген тәэмин итү эшендә алга таба да уңышлар телим. ✍️ Хөрмәт белән, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галеев

