🎭 Бүген «Шатлык» лагеренда көн иҗади рухта үтте. Зарядкадан һәм иртәнге аштан соң отря... — 24 июня 2026 г. в 16:19:55.877
🎭 Бүген «Шатлык» лагеренда көн иҗади рухта үтте. Зарядкадан һәм иртәнге аштан соң отрядлар үзләренең көчен театр әзерләүгә юнәлдерделәр. Һәр отряд үз спектаклен әзерли: кемдер инде рольләрне бүлеп, сәхнә күренешләрен репетицияли, кемдер киемнәрне уйлый, ә кемдер үз персонажлары өчен кирәкле интонацияне эзли. Театр түгәрәгендә бүген гөр килеп эш барды – диалогларны кабатладылар, хәрәкәтләрне камилләштерделәр, сәхнә бизәлешен кабат-кабат карадылар. 🎨 Башка иҗат юнәлешләрендә дә кызу эш барды: рәсем түгәрәгендә балалар рәсемнәр ясадылар, бию түгәрәгендә яңа хәрәкәтләр һәм композицияләр өйрәнелделәр, шахмат такталары артында исә әлеге спорт төрен яратучылар ярыштылар. 🎵 Төшке аштан соң эстафетаны хор түгәрәге алды: җырлар өйрәнелде, сулыш алу күнегүләре эшләнде, тавышларның бердәм яңгыравына ирешү өчен зур тырышлык куелды. Көн отрядларның иҗади вакыты белән тәмамланды. Лагерь көне буе балаларның шат тавышларына күмелеп торды. Берәү дә читтә калмады, уртак лагерь тормышына һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты. Лагерьның тагын бер көне артта калса да, балаларга бу көн шатлык һәм бары тик җылы хисләр, якты эмоицияләр бүләк итте ☀️

