Милли тәрбия: тәҗрибә уртаклашу һәм иҗат бәйрәме! ✨ — 1 мая 2026 г. в 16:55:25.877
Милли тәрбия: тәҗрибә уртаклашу һәм иҗат бәйрәме! ✨ 💫 29 апрель көнне гимназиябездә шәһәрнең милли тәрбия буенча директор урынбасарлары кунакта булды. 🔥Көннең иң истәлекле мизгелләре: 1️⃣ Тукай рухы: Бөек шагыйребезнең 140 еллыгына багышланган иҗат күргәзмәсе һәм шигъри "гөлләмәләр" кунакларны таң калдырды. 🖼️ 2️⃣ Тәҗрибә: директор урынбасары Нурисламова Э.Ә. гимназиянең уңыш серләре һәм туган телне камил белгән танылган чыгарылыш укучыларыбыз турында сөйләде🎓 3️⃣ Йолдызлар чыгышы: Әдилә Ишалинаның җыры, "Тылсым" театрының "Ике яр" спектакленнән тетрәндергеч өзек — залны бер сулышта калдырды, Әмир Гатауллин һәм Әмирхан Ахунҗанов туган телнең матурлыгын җиткерделәр🎤 👏Әлеге киңәшмәне югары дәрәҗәдә оештыруда көч куйган барлык укытучыларга, укучыларга, әти-әниләргә рәхмәтлебез! Безнең тәҗрибә — уртак байлыгыбыз! 🔥❤️

