Безнең укучы — Тукай ролендә! ✨ — 24 апреля 2026 г. в 16:59:16.252
Безнең укучы — Тукай ролендә! ✨ 🔥 Бүген А. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры сәхнәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. 🎭 Бу чара безнең өчен аеруча мөһим булды, чөнки төп рольне — кечкенә Тукайны — безнең гимназиянең 5В сыйныфы укучысы Сәхәбетдинов Салих башкарды! 🌟 Салих үзенең осталыгы һәм таланты белән тамашачыларны әсир итте. Гимназиябезнең шундый сәләтле укучылары булуы белән чиксез горурланабыз!👏 Афәрин, Салих! Киләчәктә дә зур сәхнәләр яулавыңны телибез! 🎉

