И туган тел, и матур тел🌙 — 24 апреля 2026 г. в 16:41:24.452
И туган тел, и матур тел🌙 ✨ Бүген гимназиябез укучылары бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә катнаштылар. 🌍✍ 🔥Диктант текстын укырга А. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Шиһапова Э.Ф. чакырылды. 🎭 Акцияне ачу тантанасында 8А сыйныфы укучылары "Тукай мәхәббәте" исемле нәфис-әдәби композиция күрсәттеләр. Чараны гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нурисламова Э.Ә. әзерләде. 👏 Катнашучыларга һәм хөрмәтле кунагыбызга зур рәхмәт!❤️❤️❤️

