ЭКОЯЗ-2026: Актаныш районында узган яшелләндерү-чистарту икеайлыгы
ЭКОЯЗ-2026: Актаныш районында узган яшелләндерү-чистарту икеайлыгы конкурсында җиңү яуладык! Актаныш районы сабантуенда гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗановага Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов Рәхмәт хаты һәм акчала бүләк тапшырды. Гимназиябездә иртә яздан агачлар утыртылды, чәчкәлекләр яңартылды. Ел әйләнәсе карап, тәрбияләп торабыз аларны. #ГимназияАктаныш