6-9 июль көннәрендә Биләрдә мәгариф өлкәсендә эшләүче педагоглар һәм идарәчеләр өчен «О... — 11 июля 2026 г. в 09:43:24.095
6-9 июль көннәрендә Биләрдә мәгариф өлкәсендә эшләүче педагоглар һәм идарәчеләр өчен «Остаз» проекты оештырылды. Биредә 130 га якын катнашучы очрашты 📘 Программа кысаларында алар өчен "Сәләт" проектларының фәнни җитәкчесе Әдип Әлмир, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, «Айб» мәгариф фондының Попечительләр советы рәисе Арам Пахчанян, «Школа 800» мәгариф оешмасының җитәкчесе, Түбән Новгород өлкәсенең губернаторы ярдәмчесе Марк Сартан, "Яндекс Учебник" платформасының академик директоры Роман Левин һәм башка алдынгы белгечләр белән дискуссияләр һәм лекцияләр узды. Мәдәни чаралар шулай ук проектның аерылгысыз бер өлеше булып торды 👏 #ГимназияАктаныш

