"Район мәгарифе - уңыш территориясе: кечкенә адымнардан зур казанышларга таба" Актаныш ... — 26 августа 2026 г. в 11:06:31.720
"Район мәгарифе - уңыш территориясе: кечкенә адымнардан зур казанышларга таба" Актаныш муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә гимназиябезнең республика һәм район күләмендә ирешкән уңышлары лаеклы бәяләнде. Төп доклад белән чыгыш ясаган район мәгариф идарәсе Раниза Митҗан кызы Шакирова гимназиябезнең олимпиада хәрәкәте буенча республика мәктәпләре арасында җиңүчеләр рәтендә булуын ассызыклап үтте. Дәүләт имтиханнарында да иң югары баллар гимназиябез укучыларында. Физик-математик, химик алга китеш проектларында грант отучы укытучыларыбыз - математика укытучысы Регина Равил кызы Фәрдиева, химия укытучысы Рузилә Илдар кызы Гарипованың һөнәри эшчәнлеге Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов чыгышында да үрнәк буларак бәяләнде. Укучылары Румил Хаҗиев, Азалия Маликова дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырдылар. Һөнәри белем бирүдә алгарышлы проектларда катнашып, чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз "Кондитер", "Электр монтажлаучы" һөнәрләрен үзләштереп диплом алдылар. Әлеге яктан да гимназиябезнең башлангычы югары бәяләнде. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясендә беренче класска укырга керәчәк Суфиева Зәринәгә уку әсбаплары, мәктәп сумкасы тапшырылды. Башлангыч сыйныф укучыларының, әти-әниләрнең һәм сыйныфларның бердәм "Идел-йорт" проекты конференция күргәзмәлегендә тәкъдим ителде. Гимназиябезнең хореографы Солтанова Миләүшә Робсон кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Фәрдиева Регина Равил кызы Шакиров Әхсән Шакир улы исемендәге премия белән бүләкләнде. Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасында куелган укытучылар - математика укытучысы Вәлиева Земфия Гыйльфан кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Ахунова Илиза Энгель кызына таныклыклар тапшырылды. Укытучыларыбызны ихластан котлыйбыз! Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации #ГимназияАктаныш

