Актаныш районындагы парклар һәм скверлар арасында «Бабайда кунакта» ял паркы иң дәрәҗә... — 7 сентября 2026 г. в 09:56:24.191
Актаныш районындагы парклар һәм скверлар арасында «Бабайда кунакта» ял паркы иң дәрәҗәлесе. Россиянең төрле төбәкләреннән гимназиябезгә укырга килгән һәм интернатта торып укучыларыбыз да данлыклы якташыбыз Минтимер Шәймиевкә багышланган тарихи истәлекле урында экскурсиядә булдылар. "Бабайда кунакта" мемориаль комплексы яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә зур роль уйный. Экскурсия барышында укучылар Беренче Президентыбыз, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев турында тагын да күбрәк белем тупладылар. Экскурсовод Айгөл Айрат кызы Минтимер Шәрип улының тормыш юлы белән таныштырды. Ул кечкенәдән китап укырга ярата, мәктәптә гел яхшы билгеләренэ генә укый, тырыш, эшчән булып үсә. Ишек алдында чиләкле кое, он келәте. Гаиләдә үзләре он ясап, ипи пешереп, гаиләне шулай туендырганнар, мал-туар, кош-корт асраганнар. Умарта тотканнар. Экскурсиядән соң, укучылар ял паркындагы уен мәйданчыгында уйнап, рухи көч алып, яңа фикерләр, идеялар туплап кайттылар. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

