Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 7 сентябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” компле... — 7 сентября 2026 г. в 07:19:42.471
Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 7 сентябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комплексында узды. Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар җырланганнан соң, гимназиябезнең үзидарәсе президенты Әмир Шәвәлиев линейканы гимназиянең сөрәне белән дәвам итте. Гимназиябезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясап, атна дәвамында булачак чаралар белән таныштырды. Узган атна “Белем бәйрәме” белән башланып китте. Сыйныфларда сыйныф сәгатьләре, иминлек дәресләре узды. 4 сентябрь гимназиякүләм ата-аналар җыелышы үткәрелде. Белем һәм тәрбия бирүдәге еллык план, алга куелган максатлар белән ата-аналар да танышты. Балаларның иминлеген, сәламәтлеген һәм хәвефсезлеген тәэмин итүдә профилактик эшчәнлек хакында белгечләрнең чыгышлары тыңланды, ачыктан-ачык сөйләшү узды. Ленар Зөфәк улы да линейкада укучыларның игьтибарын үздисциплина, эчке тәртип мәсьәләләренә юнәлтте. Сәләтләреңне ачу, укуда уңышка ирешү, максатчан шөгыльләнү өчен, иң элек, фикерләреңнең аек, дусларыңның ышанычлы булуы кирәк. Аеруча да интернет киңлекләрдә үзеңнең куркынычсызлыгыңны тәэмин итү бүгенге вәзгыятьтә аеруча актуаль. Агымдагы уку атнасы тулы йөкләнеш белән башланды. Дәресләрдән соң, ял көннәрендә сыйныфларыбыз Тимурчылык хәрәкәтен башлап җибәрде. Узган шимбәдә өлкәннәребезгә шефлык оештырды алар. Узган атнада дежур торган 11Б сыйныф укучылары атна дәвамында күзәтелгән кимчелекләрне бәян иттеләр. Әлеге атнада гимназиябездә эчке тәртипне 11А сыйныф укучылары саклый. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

