Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 28 сентябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” компл...
Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 28 сентябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комплексында узды. Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар җырланганнан соң, гимназиябезнең үзидарәсе президенты Әмир Шәвәлиев линейканы гимназиянең сөрәне белән дәвам итте. Гимназиябезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясап, атна дәвамында булачак чаралар белән таныштырды. 23 сентябрь гимназиябездә узган «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренчел бүлекчәсе Советы рәисе – гимназия укучылар үзидарәсенең президентын сайлауда 10 сыйныф укучы Хамматуллина Гүзәл президент булып сайланды. Гүзәлгә уңышлар телибез! Гимназиябездә фән атналыклары һәм фән олимпиадаларының гимназия этабы дәвам итә. 25-26 сентябрь көннәрендә 6-8 сыйныф укучылары «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашып, проектлар якладылар. Линейкада уку алдынгыларын, конкурс-бәйгеләрдә җиңүчеләрне хөрмәтләү дәвам итә. Актаныш районында Бөтенроссия йөгереш көне кысаларында узган «Милләтләр кроссы 2026» да катнашып, 1500 метрга йөгерүдә 7а сыйныф укучысы Закирова Алмазия - 1 урын, 6Б сыйныф укучысы Вагыйзов Ильясны 2 урын яулады!Афәрин! Агымдагы атна да вакыйгаларга бай булачак. Иртәгә – 29 сентябрь гимназиябездә “Сөмбелә” бәйрәме. 30 сентябрь Татарстан Милли музее филиаллары - Татар китабы йорты һәм Салих Сәйдәшев музее гимназиябездә чираттагы күчмә программасын интерактив музей кысаларында тәкъдим итәчәк. 1 октябрь – 10-11 сыйныф укучылары арасында узучы традицион “Телепортация” уены. Узган атнада дежур торган 10А сыйныф укучылары атна дәвамында күзәтелгән тәртип торышын бәян иттеләр. Әлеге атнада гимназиябездә эчке тәртипне 9В сыйныф укучылары саклый. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского