Интернатыбыздагы чираттагы җомга чарасы 27 сентябрь- Бөтендөнья туризм көненә багышланд...
Интернатыбыздагы чираттагы җомга чарасы 27 сентябрь- Бөтендөнья туризм көненә багышланды. Туризмның килеп чыгышы турындагы фильм бар игътибарны үзенә җәлеп итте. Туристларның иң кирәкле ярдәмчеләре компас һәм карта белән эшләп алганнан соң, "Авыл туризмы"на багышланган кечкенә проект эшләренә тотынды укучылар. Туристик ширкәтләргә бүленеп, һәрберсе үзенә исем уйлады, авыл туризмын үстерү буенча отышлы эш алымнарын сайлады. Һәр ширкәт кызып-кызып үз хезмәтләрен тәкъдим итте . "Авыл туризмын" үстерүдә безнең "эшмәкәрләр"ебез киләчәктә зур өлеш кертерләр дип ышанабыз. Кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы чара тәмамланганнан соң да фикер алышулар дәвам итте. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации