Перейти к содержимому
Максиметер

Гимназиябезнең 10А, 10Б класс укучылары Актаныш районы җәмәгать судында экскурсиядә бу...

Гимназиябезнең 10А, 10Б класс укучылары Актаныш районы җәмәгать судында экскурсиядә булдылар. Татарстан уку йортлары һәм судларының үзара хезмәттәшлеге «Гадел хөкем: "А" дан "Я" га кадәр» проекты кысаларында башкарыла. Очрашуда булачак Ватан сакчылары өчен профориентация буенча дәрес тә үткәрелә. Дәрестә укучыларга законнарны белмәүнең хокук бозулар өчен җаваплылыктан азат ителмәвен аңлаттылар. Очрашу Актаныш район судының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы Рузия Камил кызы Исламова белән әңгәмә рәвешендә дәвам итте. Ул җәмәгать судьяларының структурасы һәм эше турында сөйләде. Судьялар һәм суд эшчеләре һөнәрләренең нечкәлекләре турында сөйләде. Практикадан кызыклы мисаллар китерде һәм укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Укучылар суд бинасы, суд тарихы, суд утырышлары залы белән таныштылар. Аларга суд утырышы вакытында судья, прокурор, зыян күрүчеләр, шаһитлар һәм хөкем ителүченең кайда булуын күрсәттеләр. Аннан соң, заманча технологияләрне кулланып, суд утырышын дистанцион рәвештә ничек үткәрергә мөмкин булуын аңлаттылар. Экскурсия барысына да ошады, ә истәлеккә - фоторәсемнәр. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

473 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

804 подписчиков · Образование

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.