Перейти к содержимому
Максиметер

Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 21 сентябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” компл...

Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 21 сентябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комплексында узды. Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар җырланганнан соң, гимназиябезнең үзидарәсе президенты Әмир Шәвәлиев линейканы гимназиянең сөрәне белән дәвам итте. Гимназиябезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясап, атна дәвамында булачак чаралар белән таныштырды. 18, 19 һәм 20 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутат сайлаулары узды. Гимназиябез бинасында урнашкан 2831 сайлау участогында тавыш бирү имин, хәвефсез узды. Сайлаучылар илебезнең киләчәген билгеләүдә актив гражданлык позициясе күрсәтте. 23 сентябрь гимназиябездә дә «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренчел бүлекчәсе Советы рәисе – гимназия укучылар үзидарәсенең президентын сайлаулар узачак. Сайлау кампаниясе барышында әлеге постка үзенең кандидатурасын тәкъдим иткән укучылар 17 сентябрь көнне үз платформалары, гимназия тормышына кертергә теләгән фикер-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Президент кем булыр? Дулкынланып көтәбез. Агымдагы атнадан гимназиядә фән атналыклары һәм фән олимпиадаларының гимназия этабы башлана. Дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан, сынау имтиханнарын биреп караулар дәвам итә. Укучыларга уңышлар телибез! Линейкада уку алдынгыларын, конкурс-бәйгеләрдә җиңүчеләрне хөрмәтләү дәвам итә. Узган атнада дежур торган 10Б сыйныф укучылары атна дәвамында күзәтелгән тәртип торышын бәян иттеләр. Әлеге атнада гимназиябездә эчке тәртипне 10А сыйныф укучылары саклый. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской

413 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

804 подписчиков · Школы и вузы

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.