Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 5 октябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” компле...
Атналык дүшәмбе линейкасы бүген – 5 октябрь көнне, 5-11 сыйныфларның, “Адымнар” комплексында узды. Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннар җырланганнан соң, гимназиябезнең үзидарәсе президенты Әмир Шәвәлиев линейканы гимназиянең сөрәне белән дәвам итте. Гимназиябезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясап, атна дәвамында булачак чаралар белән таныштырды. Узган атна гимназиябездә узган “Сөмбелә” бәйрәмендә һәр сыйныф актив катнашты. Укучыларга, әти-әниләргә ихлас рәхмәтлебез! Татарстан Милли музее филиаллары - Татар китабы йорты һәм Салих Сәйдәшев музее гимназиябездә чираттагы күчмә программасын интерактив музей кысаларында тәкъдим итте. 10-11 сыйныф укучылары арасында узучы традицион “Телепортация” уены ханлыкларга багышланып, укучыларның иҗадилыгын, белемен ачыклады. Агымдагы атна да вакыйгаларга бай булачак! Иртәдән үк укучыларыбыз укытучыларны бәйрәм белән котлап каршы алды. Һөнәри бәйрәмебез белән, укытучыларыбыз! Гимназиябездә фән олимпиадаларының гимназия этабы дәвам итә. Линейкада спорт ярышларында, конкурс-бәйгеләрдә җиңүчеләрне хөрмәтләдек. Актанышта җиңел атлетика буенча СССР спорт мастеры Фирдәвис Шәемов призына узган кросста гимназиябез командасы III урын яулады. Узган атнада дежур торган 9В сыйныф укучылары атна дәвамында күзәтелгән тәртип торышын бәян иттеләр. Әлеге атнада гимназиябездә эчке тәртипне 9Б сыйныф укучылары саклый. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской