Перейти к содержимому
Максиметер

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһри кызы җитәкчелегендә мөхтәрәм кунаклар кабул итте бүген гимназиябез. Республиканың әйдәп баручы мәктәпләренең берсе буларак, һәр юнәлештә тәҗрибә уртаклаштык. Туган телне үстерү, милли тәрбия юнәлешендәге проектлар эшчәнлеге белән танышудан башлады комиссия үз эшчәнлеген. Иҗади бәйгеләрдә гран-при яулаган укучыларыбыз үзләренең проект эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Якташларыбыз – драматург Данил Салихов, шагыйрь Илфак Ибраһимов исемендәге татар теле һәм әдәбияты кабинетлары да кунакларыбызда соклану уятты. Башлангыч сыйныфларның укучылар, ата-аналар, сыйныф белән эшләнгән “Идел-йорт”проекты, “Вакыт. Заман. Хәтер.” туган як тарихын өйрәнү эшчәнлеге, туган җирлегебездә үсүче үсемлекләрне өйрәнүдә укучыларның гамәли эшчәнлеге, милли-гореф гадәтләребезне, традицияләрне саклауда, һөнәрчелекне үстерүдә, интеллектуаль юнәлештә 5-11 сыйныфларның сыйныф проектлары гимназиябезнең эшчәнлегендә авторлык проектлары буларак югары бәяләнделәр. Сәләтле балалар тәрбияләүдә коллективның, методик берләшмәләрнең инновацион, укыту һәм тәрбия юнәлешендәге эшчәнлеге буенча директорның урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре ирешелгән уңышлар, куйган максатлар, алдагы планнар хакында бәян итте. Гимназиябезнең 15 еллык тарихы, шушы дәвердә мәктәпнең тупланган эш тәҗрибәсе, тоткан кыйбласы, укучыларның, укытучыларның белем һәм тәрбия юнәлешендә, уртак проектларда шәхес буларак үсеше, ирешелгән уңышлар белән гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова таныштырды. #ГимназияАктаныш Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

379 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

804 подписчиков · Образование

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.